https://tnv.ru
02 Март 2023, 17:14
9240
0

Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновның Афзал исемле абые вафат булган. Кайгылы хәбәрне ул социаль челтәрләрнең берсендә җиткерде.
"Бүген иң яраткан абыем Афзал китеп барды. Балачактан бирле миңа үрнәк булды. Аңа карап баянда уйнарга,җырларга өйрәндем. Шулкадәр зыялы, аралашучан, укымышлы Кеше иде. Зур укытучы,мәктәп директоры, Африканың Мозамбик дәүләт университетында ике ел укытты. Урының җәннәттә булсын, абыем! Син аңа лаек! Хуш!", - дип язган ул.
ТНВ сайты редакциясе исеменнән Хәйретдиновлар гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз!

Фото: Зөфәр Хәйретдинов архивы, "Болгар радиосы"

Бүлешергә
Комментарии 0