Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Ильмира Нәгыймованы Мәскәүдә концерт барышында талаганнар

Җырчы Ильмира Нәгыймованы Мәскәүдә концерт барышында талаганнар

https://tnv.ru

06 Март 2023, 10:17

5624

0

Җырчы Ильмира Нәгыймованы Мәскәүдә концерт барышында талаганнар
Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова Мәскәүдә концерт куйган вакытта, караклар гримеркадан биюче кызларның шәхси әйберләрен алып чыгып киткәннәр.

Ильмира әйтүенчә, бу көнне камералар эшләмәгән, ә концертлар залына бары тик паспорт ярдәмендә генә кереп була. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән, алар бармак эзләрен төшергәннәр. Кызларның ике телефоны һәм өч пар наушнигы югалуы билгеле.

"15 ел сәхнәдә эшләү дәверендә беркайчан да гримерканы бикләгәнем булмады. Киләсең, аренда өчен акча түлисең. Үз гомеремдә беренче тапкыр мондый хәл", - дип сөйли Ильмира.

Фото: t.me/ilmiranagimovaa

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров