Онлайн трансляция

Свернуть

Винарис Илъегет: Бәхетемнең янымда булганын аңладым

Винарис Илъегет: Бәхетемнең янымда булганын аңладым

https://tnv.ru

17 Март 2023, 17:40

2778

0

Винарис Илъегет: Бәхетемнең янымда булганын аңладым
Социаль челтәрләрдә җырчы Винарис Илъегет, 45 яшьлек туган көне уңаеннан, тамашачылары белән тормыш тарихы, Лилия Хәмитова белән кавышу мизгелләрен уртаклашты.

"Мин бик актив яшәү рәвеше алып бардым. Күңелсезләнгән чакларым да, күтәрелгән, очкан һәм тагын төшкән мизгелләр дә булды. Күпне күрдем: хәерче дә, бик бай да идем. Тиешле кеше белән гаилә корырга вакыт җитте дигән фикергә килдем. Бу аңа кадәр тиң булганнар очрамады дигән сүз түгел, мин әле әзер түгел идем", - дип яза Винарис.

Винарис Лилия Хәмитова белән 27 ел коллегалар, дуслар булганын сөйли. Еллар барган саен алар сердәшче, туганнарга әйләнә. "Хәзер бәхетемне янымда булганын аңладым", - ди җырчы.



Фото: "Болгар радиосы", соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров