Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Ләйсән Гыймаева - Татарстанның атказанган артисты

Җырчы Ләйсән Гыймаева - Татарстанның атказанган артисты

https://tnv.ru

23 Март 2023, 10:11

1155

0

Җырчы Ләйсән Гыймаева - Татарстанның атказанган артисты
Кичә Казанда ТР Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Чарадан соң Рөстәм Миңнеханов әлеге өлкәдә зур уңышларга ирешкән шәхесләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Җырчы Ләйсән Гыймаевага Татарстанның атказанган артисты исемебирелде.

“Булды бу! Инде монысы рәсми рәвештә. Рәхмәтем чиксез. Бу минем өчен бик кадерле бүләк. Әтием исән булса, шундый сөенер иде... Миннән күбрәк бу көнне ул көтте. Күрә генә алмады...” дип уртаклаша җырчы социаль челтәрләрендә.

Әлеге чарада коллегабыз Җәвит Шакиров та бүләкләнде. 



Фото: rais.tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров