https://tnv.ru
03 Апрель 2023, 09:49
Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей яңа клибын төшергәндә ике кабыргасын һәм умрау сөяген сындырган. Әлеге фактны бүген иртән ММЧ яктырттылар.
Радик (Элвин Грейның чын исеме) шулай ук читтә калмаган һәм күңелсез хәлгә комментарий биргән: «Мине аңлавыгызны һәм гафу итүегезне сорыйм. Клип төшергәндә күңелсез хәл килеп чыкты. Концерт графигына үзгәрешәр кертергә мәҗбүрмен. Кайбер чараларның датасы күчәчәк. Китергән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм», - дип уртаклашты артист.
Үзенең телеграм каналында җырчы һәләкәт урыныннан фотолар да урнаштырган. Шулай ук фото буенча сыну сәбәбен аңлап була - янга ауган вакытта кулы спорт машинасы астында кала.
Фото: t.me/elvin_grey_music_official

Бүлешергә
Комментарии 0