Онлайн трансляция

Свернуть

DJ Радикка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

DJ Радикка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

https://tnv.ru

09 Апрель 2023, 12:36

4787

0

DJ Радикка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
DJ Радик исеме белән чыгыш ясаучы җырчы Радик Яруллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Мактаулы дәрәҗәне аңа кичә ил башкаласында узган «Яшьләр форумы» кысаларында Рәис Рөстәм Миңнеханов тапшырган.

Радик Яруллин иҗат юлын Мәскәүдә, татарча җырлар чыгарудан башлый. Күпләр аны башкаручы Айрат Сафин белән бергә яздырган дуэтлары аша белә. Радик Мәскәүдә яшьләр өчен татар телендә чаралар оештыра. Соңгы арада артист дини эчтәлектәге җырлар да иҗат итә башлады.

Сөенече белән җырчы социаль челтәрендә уртаклашты: «Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт — Рамазан аенда шундый дәрәҗәгә ия булдым! Әти-әнием, хатыным, тамашачым терәк булды», — дип шатлыгы белән бүлеште Радик.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар