https://tnv.ru
12 Апрель 2023, 10:22
1186
0
Узган атнада "Әй язмыш, язмыш" тапшыруында кунакта Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал театрының әйдәп баручы актрисасы Рузия Мотыйгуллина булды. Ул кызы - Татарстанның халык артисты, "Казан" бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закированың шушы урынга алынудан соң чыккан төрле сүзләр турында үз фикерен җиткерде.
"Ансамбльне ирем Ринат Закиров төзеде, анысын яшермим. Чулпан ул вакытта Мәскәүдә укый иде, аннан соң биюче булып эшләде. Эшли башлаганнан бирле Ринат ике сәнгать җитәкчесен алыштырды. Шунда аңа: "кызыңны чакыртып куй инде", дип әйттеләр. Ул башта ризалашмады, сүз чыгар дип борчылды. Алай да, Чулпанны эшкә алды. Ул вакытта төрле сүзләр чыкты инде. Уйлап карасаң, ул бит әле җитәкче булдың да, эш бетте дигән сүз түгел. Син кем баласы гына булсаң да, үзеңә бирелгән вазифаны җиренә җиткереп башкарып чыгарга тиешсең. Ул һәр кешедән дә булмый. Чулпан төрле проектларга алына, олылар да, балалар да аның спектакльләрен шундый яратып карый. Димәк, барысын да дөрес эшләгән", - дип сөйләде халык артисты.

Бүлешергә
Комментарии 0