Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Төхвәтуллин ни өчен хатынына гастрольләргә йөрүне тыйганын сөйләде

Ришат Төхвәтуллин ни өчен хатынына гастрольләргә йөрүне тыйганын сөйләде

https://tnv.ru

19 Апрель 2023, 14:52

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның тамашачылары хатыны Алия Карачуринаның гастрольләргә йөрмәячәк дигән сүзе белән килешеп бетмәделәр. 

Традиция буенча, социаль челтәрләрдә артист язылучылардан үзенә кызыклы сораулар бирүләрен сорый. Сорауларның берсе болай яңгырады: "Ни өчен сез туйдан соң Алия җырлауны тыйасыз? Нинди тиран".

"Мин аңа җырлауны тыймыйм, юк-бар уйлап чыгармагыз. Без бергә беренче ел гына эшләмибез, әлеге хезмәтнең ничек авыр булуын аңлыйбыз. Бу уйланылган эш, нәтиҗәгә дә бергә килдек. Ул сәхнәдән китми, бары тик гастрольләргә йөрүне туктата", - дип җавап биргән Ришат. 

Исегезгә төшерәбез, Ришат һәм Алия никах укыттылар. Аларның туй датасы да билгеле инде.

Фото: соц.сети



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар