Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Илсөя Бәдретдинова: "Бөтен зал белән еладык..."

Җырчы Илсөя Бәдретдинова: "Бөтен зал белән еладык..."

https://tnv.ru

24 Апрель 2023, 09:32

1965

0

Җырчы Илсөя Бәдретдинова: "Бөтен зал белән еладык..."
Илсөя Бәдретдинованың Казандагы концертына Украинадагы махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрби килгән. Марат исемле егет әнисе һәм апасына сюрприз ясап, сәхнәгә дә менгән. Бу хакта Илсөя Бәдретдинова үзенең телеграм-каналында сөйләде.

Хәрбинең әнисе һәм апасы концерт карарга килгәннәр. Алар егетнең кайтуын алдан белмәгәннәр. Марат Илсөя Бәдретдинова командасы белән элемтәгә чыгып, якыннарын бирегә үзе чакырткан. Бу очрашу залдагы тамашачыларны да бик дулкынландыра.

"Бөтен зал белән еладык... Бар да яхшы булыр! Исән-сау әйләнеп кайт! Теләсә кайсы концертыма кил дә утыр! Без сиңа шатбыз!", - дип язып калдырган соңыннан Илсөя.



Фото: t.me/ilsiabadretdinova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар