Онлайн трансляция

Свернуть

Лилия Мәхмүтова: "Озын чәчен йодрыкка урап, Ләйсәнне урамга чыгармаган вакытлар да бар иде"

Лилия Мәхмүтова: "Озын чәчен йодрыкка урап, Ләйсәнне урамга чыгармаган вакытлар да бар иде"

https://tnv.ru

26 Апрель 2023, 17:16

1724

0

Лилия Мәхмүтова: "Озын чәчен йодрыкка урап, Ләйсәнне урамга чыгармаган вакытлар да бар иде"
Бу атнада "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруының студиясендә Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актрисасы Лилия Мәхмүтова булды. Ул атаклы Мәхмүтовлар династиясенең бер вәкиле, халык артистлары Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовларның кызы. Сеңлесе, шулай ук актриса, җырчы Ләйсән Мәхмүтованы ул үз баласы кебек үстергән икән. Яшь аралары 3 кенә ел булса да, әти-әниләре гастрольдә чакта, Лилия, әбисе белән, Ләйсәнне карап калган.

"Ләйсән белән мин бик кырыс идем. Мин аны, чынлап та, үз балам кебек үстердем. Бер вакыйга искә төшә. Ләйсәннең яшүсмер чагы, катлаулы вакыт. Берзаман ул, бик нык бизәнеп, зур алкалар, чылбырлар тагып, өйдән чыгып бара иде. Дискотекага җыенган икән. Мин аңа: "Ник миннән сорамадың?", дидем. "Син миңа кем соң?", дип дорфа гына җавап бирде. "Мин синең әниең дә, әтиең дә, апаң да", дип әйттем. Ул вакытта төрле "группировкалар" барлыкка килә башлаган иде. Мин сеңлем өчен бик борчылдым. Начар компаниягә килеп керүе мөмкин иде. Бүген бездә җыештыра торган көн, беркая да бармыйсың", дидем һәм, тыңламагач, озын чәчен йодрыкка урап, аны урамга чыгармадым. Ул елый-елый калды. Берничә ел узгач, Ләйсән миңа: "Ярый әле ул вакытта мине җибәрмәдең, хәзер кайда буласымны да белмәс идем", дип рәхмәт әйтте", - дип сөйләде актриса.

Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров