Онлайн трансляция

Свернуть

Винарис Илъегет сөйгәне Лилия Хәмитованың кулын сорарга барган

Винарис Илъегет сөйгәне Лилия Хәмитованың кулын сорарга барган

https://tnv.ru

01 Май 2023, 17:42

5531

0

Винарис Илъегет сөйгәне Лилия Хәмитованың кулын сорарга барган
Винарис Илъегет сөйгәне Лилия Хәмитованың кулын сорарга барган


Бүген Арчада булачак кияү белән кәләш катнашында күркәм йола үтәлгән: җырчы Винарис Илъегет сөеклесе Лилия Хәмитованың әнисеннән аның кулын сорарга барган. Парның мәхәббәт тарихы турында җырчылар үзләре социаль челтәрләрдә сөйли.

Винарис Илъегет язылучыларына бик дулкынланганын аңлатты:
"Бүген минем өчен шундый дулкынландыргыч көн - сөйгәнем Лилиянең әнисеннән аның кулын сорарга барам. Дусларым да янәшәмдә. Гомумән, үз гомеремдә әти-әнисеннән кыз кулын тәүге тапкыр сорыйм. Бик дулкынланам...", - дип уртаклаша артист.

Шул ук вакытта, кияү егетенең күңелен тырнап торган әйбер дә бар икән:

"Иң кызганычы - бүген әти-әнием минем белән түгел. Алар Лилияне шундый ярата, хөрмәт итә иделәр. Әти-әнием безнең өчен бик шат булырлар иде дип уйлыйм. Бүген минем барысы да килеп чыгарга тиеш", - дип сөйли Винарис.

Җырчылар күрсәткән фотога карап, кичәнең уңай үткәнен аңлап була. Винарис, Лилия, аның улы һәм әнисе, шулай ук туганнары тулы өстәл артында күмәкләшеп җыелганнар. Винарис бу фотога: "Туганнар белән" дигән язу да өстәп куйган.

Парны без дә котлыйбыз!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров