Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның зур сөенечен уртаклашабыз!

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның зур сөенечен уртаклашабыз!

https://tnv.ru

02 Май 2023, 14:17

3519

0

Аңа дәүләт бүләге тапшырганнар.

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның зур сөенечен уртаклашабыз!
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тормышында зур сөенеч - аңа дәүләт бүләге тапшырылган! Башкаручыга "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесен Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов концертында биргәннәр. Истәлекле мизгелләрен Ришат социаль челтәрендә дә күрсәткән.

Җырчыга бүләкне ТР Рәисенең Мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова тапшырган.

"Мин бик шат, Аллага шөкер!", - дип язып куйган артист. Ришатны чын күңелдән котлыйбыз!

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров