Онлайн трансляция

Свернуть

«Четыре свадьбы» проектында катнашкан блогер Илүсә бәби көтә!

«Четыре свадьбы» проектында катнашкан блогер Илүсә бәби көтә!

https://tnv.ru

12 Май 2023, 10:22

1735

0

«Четыре свадьбы» проектында катнашкан блогер Илүсә бәби көтә!
Яшь блогерлар гаиләсе, федераль каналда чыгучы «Четыре свадьбы» тапшыруында катнашкан Илүсә Фәлахова һәм Раушан Миңнегалиев бәби көтә! Әлеге сөенечле яңалыкны алар язылучыларына әйтми калдыра алмады.

Илүсә һәм Раушан социаль челтәрдә Дубайда төшкән фотоларын беркеткән. Күптән түгел алар шунда күченеп киткән иде. Фотода елмаеп басып торган Илүсә кулында тест тотып тора. Раушан исә гаҗәпләнеп аңа карап тора.

«Без бала турында шундый озак хыялландык. Бу озак көтелгән сабый. Бөтен туганнарыбызга күрсәттек. Аларның реакциясен видеога төшердек. Тиздән күрсәтәчәкбез», - диеп язганнар алар.

Фото астында Татар Малай: «Дубай малай» дигән шаян комментарий язып калдырган. Без дә яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз!

Исегезгә төшерәбез, блогерлар узган елның сентябрендә авыл стилендә гөрләтеп туй уздырган иде.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар