Онлайн трансляция

Свернуть

Композитор Зифа Нагаева "кеше җыры"н җырлаучылар турында үз фикерен әйтте

Композитор Зифа Нагаева "кеше җыры"н җырлаучылар турында үз фикерен әйтте

https://tnv.ru

17 Май 2023, 17:11

1059

0

Композитор Зифа Нагаева "кеше җыры"н җырлаучылар турында үз фикерен әйтте
Узган атнада "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында кунакта Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, радио алып баручысы, композитор Зифа Нагаева кунакта булды.

Тапшыруның алып баручысы Замирә Рәҗәпова: Сез ничек уйлыйсыз, аталган җырны башка кеше җырлый аламы, яисә ул аныкы гына булырга тиешме?", - дигән сорау бирде.

"Бу ир белән хатын талашканда баланы тарткалашу кебек. Җырчы аркасында язмышы бәхетсез булган, язмышы бик бәхетле булган җырлар да бар. Әгәр дә җыр "хит" булып китә алса, язылган вакытка да актуаль икән, аны ничә кеше кабат җырласа да, ул, барыбер, халык күңелендә беренче башкаручы җыры булып калачак. Җырларга ярамый дип гапләшү, минемчә, юкка бәйләнү генә", - диде Зифа ханым.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров