Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын бер яшүсмер батып үлгән

Татарстанда тагын бер яшүсмер батып үлгән

https://tnv.ru

25 Май 2023, 10:36

521

0

Татарстанда тагын бер яшүсмер батып үлгән
Биектау районының Шигали авылыннан кайгылы хәбәр килеп иреште: кичә Солонка елгасында 2007 елгы малай батып үлгән. Моны Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте раслады.

Фаҗига көндез килеп чыккан. Әлеге елгада су коену тыелган булган. Анда моны раслаучы махсус билге дә торган. Ике яшүсмер, чикләүгә карамыйча, суга керә.

Соңрак елга яныннан үтеп баручы кеше ярдан 8 метр ераклыкта малайны күреп ала һәм судан чыгара. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп, баланың үлемен теркиләр.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар