Онлайн трансляция

Свернуть

Илназ Минвәлиев: «Әти киткәндә мине янына кертмәскә кушты...»

Илназ Минвәлиев: «Әти киткәндә мине янына кертмәскә кушты...»

https://tnv.ru

31 Май 2023, 17:55

1851

0

Илназ Минвәлиев: «Әти киткәндә мине янына кертмәскә кушты...»
Узган атнада «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илназ Минвәлиев булды. Ике ел элек ул әтисен югалткан икән. Тапшыруда артист шушы авыр көнне искә алып, хатирәләрен яңартты.

«Әти ике ел элек китте. Ул ике тапкыр инсульт кичерде. Бик борчылучан кеше иде, бөтен нәрсәне йөрәгенә якын алды. Мин дә шундый. Әтинең 70 яшьлек юбилеен үткәрдек. Ул елны ни өчендер гөрләтеп үткәрергә теләмәде. Әле дә хәтердә: ул көнне яңгыр яуды, өй янында бик матур бер кош очып йөрде. Әти шул кошка бик озак карап торды. Нидер сизгәндер инде, ахрысы. Бәйрәм үтте, киявебез әтине кертеп салды. Минем шундый гадәт бар: бәйрәмнән соң өйгә китмим, авылда калам. Төнлә нәрсә генә булмый бит. Мин арыган идем, ул кичне утырган килеш урындыкта йоклап киткәнмен. Ә төнге икеләрдә әтигә авыр була башлаган. Моны аннары әни сөйләде. Ул әтидән: «Илназны уятыйммы?», - дип сораган. Анда да дәрәҗәле итеп китәсе килгән әтинең: «Юк, мине мондый кыяфәттә күрмәсен», - дигән. Төне буе җан биреп чыкты. Мине әни барыбер уятты инде, ашыгыч ярдәм чакырттык, ләкин соң иде. Әти китеп барды…», - дип искә алды авыр югалтуын җырчы.

Илназ Минвәлиев шактый кырыс тәрбия алган икән. Студиядә җырчы балачагы, әти-әнисе турында сөйләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров