https://tnv.ru
05 Июнь 2023, 16:52
1261
0
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов 35 яшь туган көнендә зур концерт программасы әзерләгән иде. Аның белән бергә сәхнәгә хәрби операциядән ялга кайткан хәрби - Нияз Вафин да чыккан. Алар «Ике минут кына» җырын башкарганнар. Болар хакында «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчеләре яза.
Нияз Вафин Донецкида хезмәт итә. Аңа Рифатның җырлары күңел төшенкелегенә бирелмәскә булыша.
Егетнең музыкаль белеме юк. Моңа да карамастан, зал Ниязны җылы кабул иткән — алкышларга күмгән.
Чыгыш ахырында Рифат Зарипов: «Егетләребез исән-сау, сәламәт булып йөреп кайтсыннар! Бергә уйнап-биеп, җырлап яшәргә язсын», – дигән теләген әйткән.
Фото: соцсети

Бүлешергә
Комментарии 0