Онлайн трансляция

Свернуть

Казандагы Яшьләр көнендә җырчы Мари Краймбрери киләчәк

Казандагы Яшьләр көнендә җырчы Мари Краймбрери киләчәк

https://tnv.ru

06 Июнь 2023, 17:56

95

0

Казандагы Яшьләр көнендә җырчы Мари Краймбрери киләчәк
24 июньдә илебез Яшьләр көнен бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан төбәкләрдә зур күңел ачу, белем бирү, спорт программасы әзерләнә. Кич белән бәйрәм концертлары узачак.

Казанның «Урам» паркында махсус кунак буларак яшьләр арасында популяр җырчы Мари Краймбрери чыгыш ясаячак. Бу хакта шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнарының администрациясендә искәрттеләр.

24 июньдә көн дәвамында төрле чаралар узачак, мәйданчыклар эшләячәк. Мәсәлән, экстрим-фестиваль, лекторийлар, остаханәләр, спорт уеннары, мотошоу һәм тюнинглы машиналар күргәзмәсе.

Мәйданчыклар үз эшен иртәнге 10да башлый. Алдан теркәлү буенча керү ирекле.

Фото: телеграм-канал Мари Краймбрери

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров