Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдиновага тамашачысы: «Сезне оныта алмыйм, йоклаганда да күз алдымда торасыз!»

Илсөя Бәдретдиновага тамашачысы: «Сезне оныта алмыйм, йоклаганда да күз алдымда торасыз!»

https://tnv.ru

10 Июнь 2023, 20:36

491

0

Җырчылар өчен кызу чор - Сабан туйлары башланып китте. Кичә Республика районнарында мәйданнар гөрли башлады. Балтач районының Чутай авылы халкын Татарстанның атказанган артисты - Илсөя Бәдретдинова килеп котлаган. Яраткан җырчыларын күрергә дип хәтта башка районнардан да килгәннәр. Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрендә тамашачысы белән җылы аралашуын күрсәтте.

Видеода күренгәнчә, Сабан туена Илсөягә бүләкләр дә алып килгәннәр. Кукмараның Вахит авылыннан бер абзый урман чикләвеге китергән.

«Мондый чикләвекне икенче тапкыр алып киләләр инде. Чын урман чикләвеге бу! Рәхәтләнеп ашыйм. Мине ашатучы кешеләрне беркайчан да онытмыйм!», - дип сөенеп кабул иткән бүләкне җырчы.

Бүләк бирүчесе дә телгә бик оста булып чыга: «Мин дә сезне оныта алмыйм! Йоклаганда да күз алдымда торасыз!», - дип җавап биргән җор телле кунак.

Фото: соцсети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар