Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Төхвәтуллин Чистайдагы Сабан туе турында: «Йөгерә-йөгерә җырларга туры килде»

Ришат Төхвәтуллин Чистайдагы Сабан туе турында: «Йөгерә-йөгерә җырларга туры килде»

https://tnv.ru

11 Июнь 2023, 17:32

785

0

Ришат Төхвәтуллин Чистайдагы Сабан туе турында: «Йөгерә-йөгерә җырларга туры килде»
Татарстанның атказанган артисты, җырчы Ришат Төхвәтуллин кичә Сабан туйларында чыгыш ясады. Көндез ул Бөгелмәдә кунак булып кайтты, ә кич белән Чистай мәйданында җырлады. Бу очракта «мәйдан» сүзен туры мәгънәдә куллану дөрес булыр. Ришат Сабан туендагы видеоларны социаль челтәренә кертте.

Видеода күренгәнчә, Чистайның Сабан туе үткәрелә торган урыны бик зур, стадионга охшаган мәйданчыкта булган. Җырчыларга мондый җирдә чыгыш ясау бер дә җиңел түгел. Әмма Ришат бер генә тамашачысын да игътибарсыз калдырмый: стадион буенча чабып йөри.

«Бүген чапмаган идем, бу Сабан туе бик яхшы булды әле», - дигән шаян җырчы.

Тик кызык хәлләр моның белән генә тәмамланмый. Чыгыш ясаганда, артистның аппаратурасы да сүнеп алган. Ришат җырларын музыкасыз гына да башкарган. Сабан туе кунаклары җырчының авыр хәлләрдән чыгуын күреп: «чын профессионал», - дип сокланганнар.

Фото: соцсети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров