https://tnv.ru
13 Июнь 2023, 14:56
1408
0

Интернетта "Киек каз юллары" җырын башкарып танылган мобилизацияләнгән хәрби Артур Хәсәнов һәлак булган дигән имеш-мимешләр таралган иде. Бу хәбәр күпләрне борчуга салды.
"Шәһри Чаллы" газетасы хәбәрчесе Артурның бертуган абыйсы белән аралашкан. Ул: "Мондый сорау белән шалтыратучы сез генә түгел. Аллаһка шөкер, энем белән сөйләшеп торабыз. Гадәттәгечә ул: "Бар да яхшы", - диде. Концертларга кайтып йөри алмый, әлбәттә", - дигән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров "Киек каз юллары"н Артур Хәсәнов белән бер сәхнәдә җырлаган иде.

Бүлешергә
Комментарии 0