https://tnv.ru
19 Июнь 2023, 10:06
454
0

17 майда, юмор остасы, пародист Рамил Шәрапов Яшел Үзән районы Кече Шырдан Сабан туенда чыгыш ясаган. Бәйрәм аның өчен шактый авыр уза: артистның кулы сына язган. Сабан туеннан калган истәлекләрне Рамил социаль челтәрендә калдырган.
«Күңелсез хәл булды бит... Беренче уй: ничек Сабан туен алып барып бетерергә? Кул авырта, түзеп булмый, акырасы, елыйсы килә. Ә халык көтә бит! Тешне кысып мәйданга чыктым. Күл күтәрелми, әллә сынган, әллә вывих? Фельдшер килеп укол ясады»,- дип уртаклашкан артист.
Әмма Рамил Сабан туен ахырына кадәр алып барып бетерә: «Бәйрәм бик җылы узды. Хәзер хастаханәдә. Рентгенга керергә җыенам!», - дип, Рамил хәзерге хәленә ачыклык кертте.
Соңрак артист кулының сынмавын, ә бик каты имгәнүен әйтә. Кулы урыныннан чыкмаган микән дигән уе да бар.
Фото: "Туган авылым - Кече Шырдан" Вконтакте төркеменнән алынды
Автор: Ләйлә Шиһабетдинова

Бүлешергә
Комментарии 0