Онлайн трансляция

Свернуть

Ярты миллион түләп Казан артистын җырлатасымы, әллә кыр батыры белән көрәш батырын бүләклисеме?

Ярты миллион түләп Казан артистын җырлатасымы, әллә кыр батыры белән көрәш батырын бүләклисеме?

https://tnv.ru

19 Июнь 2023, 15:09

323

0

Ярты миллион түләп Казан артистын җырлатасымы, әллә кыр батыры белән көрәш батырын бүләклисеме?
Соңгы елларда эстрада артистларының чыгышы Сабан туендагы иң мөһим элементларның берсенә әверелде. Милли бәйрәм якынлашканда ук халык кайсы районга кайсы җырчы килә дә, кайсы авылда кем чыгыш ясый дип кызыксына башлый.

Ихтыяҗ да бар, тәкдим дә. Быелгы Сабан туе моны тагын бер кат раслады. Кайбер видеолардан күренгәнчә, Казан артистлары чыккан мәйданда ярышларга урын да калмаган.

Мондый куренешкә ике төрле бәя биреп булыр иде. Сабантуйга бик популяр артистның килуе, Милли уеннардан игтибарны аңа кучерә. Икенчедән, авыл кешесенең шәһәргә килеп концерт карау мөмкинлеге бик сирәк. Ә монда ике куянны берюлы тоталар булып чыга. Бушлай һәм бер үк көнне.

Җәмәгатчелекне бу уңайдан артистларга түләнә торган гонорар суммалары җәлеп итте. Әлеге саннар бәйрәм алдыннан интернетка чыккан иде. Йөзәр мең түләп артист чакыртыргамы? Бәлки ул акчаны кыр батыры һәм көрәшчеләргә бирергәдер? Илгиз Шәкүров сорауга җавап эзләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар