https://tnv.ru
21 Июнь 2023, 10:29
Кичә "Пирамида" концертлар залында танылган продюссер, җырлар авторы һәм җырчы Гүзәлиянең туган көн концерты узды. Кунак буларак Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров та чакырулы иде. Алар сәхнәдә "Киек каз юллары" җырын башкарды.
Билгеле, әлеге җырны "халык мәхәббәте" дәрәҗәсенә Филүс үзе генә күтәрмәде. Җырны мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов хәрбиләр алдында җырлаган иде. Әлеге видео бөтен татар дөньясына таралды. Артур җырны Филүс белән сәхнәдә дә башкарды. Кичә Артурның сәхнәгә чыга алу - алмавы икеле иде, чөнки ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
Ни куаныч - Туган көнгә килгән тамашачылар сәхнәдә Гүзәлия, Филүс һәм Артур өчлеген күрә алдылар. Концерттан видеоны Филүс Каһиров үз сәхифәсендә урнаштырган. Күңелләргә үтеп керә торган чыгышны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бүлешергә
Комментарии 0