Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина никахларын рәсмиләштерделәр

Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина никахларын рәсмиләштерделәр

https://tnv.ru

23 Июнь 2023, 22:24

720

0

Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина никахларын рәсмиләштерделәр
Бүген эстраданың яшь, җырлы пары - Ришат Төхвәтуллин һәм сөйгәне Алия Карачурина рәсми рәвештә ир белән хатын булдылар! Гаилә бу матур җәйге көндә ЗАГСТа язылышкан. Аларны зур бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Тик бу көн алар өчен маҗараларсыз да үтмәгән. Мәсәлән, Алия социаль челтәрдә сөйләгәнчә, алар аздан гына ЗАГСКа соңга калмаганнар. Әмма барысына да өлгерәләр - Алия тантанадан фотолар белән бүлеште. Анда кәләш ак күлмәктән һәм кыр чәчәкләреннән җыелган матур чәчәк бәйләме белән, ә янында - законлы ире Ришат басып тора.

Яшьләргә иң изге теләкләребез - тугры мәхәббәт, ак бәхетләр һәм хисләрнең гомер буена сүрелмәвен телибез!

Фото: соцсети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар