https://tnv.ru
25 Июнь 2023, 21:48
1205
0

Бүген, мөгаен, быелгы җәйнең иң төп, матур көне — эстрадабызның гүзәл пары, җырчылар Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачуриналарның туй бәйрәме. Бу көнне хәтта социаль челтәрләр дә тантана итә - анда сөю бәйрәме хөкем сөрә.
Туй көне бу пар өчен иртә башланды — Ришат сөеклесен әзерләнергә, бизәнергә алып барды. Шунда ул бераз дулкынланган да: «Ничә туйда җырлаган булды, үземнекендә болай дулкынланырмын дип уйламаган идем», — дип уртаклашты егет.
Ришат белән Алиянең туйлары ачык һавадагы регистрация үткәрүдән башланды. Башта салмак музыка астына Ришат, ә аннары әтисе белән кәләш тә чыкты. Әйтергә кирәк, кияү дә, кыз да ап-ак киемнәрдән иде.
Ә инде төп мәҗлес эчтә - тантана залында узды. Бәйрәмне популяр алып баручылар — Гөлназ Сәфәрова һәм Айрат Ильясов үткәрде. Әйтергә кирәк, җырчыларны котларга дип аларның сәхнәдәге хезмәттәшләре дә күп килгән иде: Винера Ганеева, Әнвәр Нургалиев, Марат Яруллин, Раяз Фасыйхов, Марат Галимов, Марат Мухин да фото-видеолар урнаштырды.
Фото: соцсети

Бүлешергә
Комментарии 0