Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан трассаларының берсендә авария чыгып, 36 яшьлек хатын-кыз үлә

Татарстан трассаларының берсендә авария чыгып, 36 яшьлек хатын-кыз үлә

https://tnv.ru

26 Июнь 2023, 10:22

111

0

Һәлакәт Әлмәт - Азнакай юлында килеп чыккан.

Татарстан трассаларының берсендә авария чыгып, 36 яшьлек хатын-кыз үлә
Татарстанда Әлмәт - Азнакай юлының 6 нчы чакрымында көчле юл һәлакәте килеп чыккан: «Лада» машинасы, юлдан чыгып очып, берничә тапкыр әйләнгән. Нәтиҗәдә 36 яшьлек пассажир хатын-кызның гомере өзелә. Бу хакта Әлмәт районының ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Автомобиль эчендә ике кеше: йөртүче һәм пассажир булган. Рульдә 46 яшьлек хатын-кыз утырган. Авария йөртүченең идарә итүне югалтуыннан килеп чыга.

36 яшьлек пассажирны тиз арада хастаханәгә илтеп куялар, ләкин аның гомерен саклап кала алмаганнар.

Фото: Әлмәт районының ЮХИДИ бүлеге

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар