Онлайн трансляция

Свернуть

Танылган скрипкачы Динә Закировага дәрәҗәле исем бирелде

Танылган скрипкачы Динә Закировага дәрәҗәле исем бирелде

https://tnv.ru

26 Июнь 2023, 17:37

Танылган музыкант, "Җырлыйк әле" тапшыруы скрипкачысы Динә Закирова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган!  

Сөенече белән ул социаль челтәрендә уртаклашты: “Мин бәхетле! Миңа бүген Татарстанның Атказанган исеме бирелүе турында хәбәр иттеләр. Сөенүем әчемә сыймый, сезнең белән дә бүлешәсе килде. Минем хезмәтемне шундый мәртәбәле исем белән бәяләгәнгә хөрмәтле җитәкчеләребезгә зур рәхмәтемне белдерәм! Тамашачым, дусларым - Рәхмәт Сезгә. Мин сезне яратам!”.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Иҗатыгыз саекмасын, ТНВ тамашачыларын алга таба да бергәләшеп сөендерик!

Автор: Ләйлә Шиһабетдинова

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар