Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда танылган автор-башкаручы 53 яшендә вафат булган

Татарстанда танылган автор-башкаручы 53 яшендә вафат булган

https://tnv.ru

06 Июль 2023, 13:04

Буада яшәп иҗат итүче җырчы, композитор Сәйдәш Хәсәнҗанов вафат. Якыннары белдерткәнчә, аңа инфаркт булган. Композиторга нибары 53 яшь иде. Кайгылы хәбәр Буаның «Байрак» газетасыннан килеп иреште.

Сәйдәш Хәсәнҗановны автор-башкаручы буларак танылды. Аның бик күп җырларын Рәшидә Хәсәнҗанова, Рамилә-Рамил Хәйретдиновлар, Рафаэль Латыйпов, Рафил Җәлилиев, Гүзәл Кашапова, Гөлүсә Ахунова һәм башкалар җырлый.

Мәрхүмне бүген төштән соң туган ягы – Буа районы Аксу авылында соңгы юлга озатачаклар.

Фото: Байрак

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар