Онлайн трансляция

Свернуть

Эльмира Тәтишка гаиләсе янында барлыкка килгән имеш-мимешләргә җавап бирде

Эльмира Тәтишка гаиләсе янында барлыкка килгән имеш-мимешләргә җавап бирде

https://tnv.ru

06 Июль 2023, 17:39

Соңгы көннәрдә җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов, аның хатыны һәм өстәвенә концерт директоры Эльмира (социаль челтәрләрдә ул Тәтишка исеме белән популярлык казанды) арасында төрле имеш-мимешләр йөри башлады. Янәсе, аларның мөнәсәбәтләре суынган, яшь гаилә арасына "кара мәче кергән", дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язылучылары алдында Эльмира җавап тотты.

«Безнең өчен шул хәтле борчылмагыз инде, дуслар! Тормышта нәрсә генә булмый бит. Иң мөһиме - бирешмәскә, алга гына барырга. Әле бергә эшләп бетермәгән эшләр бар, шуңа гына бераз борчылам. Әмма мин сүземдә торам, үз өстемә алган эшләрне, Алла бирсә, эшләп бетерәчәкмен», - дип аңлаткан Эльмира.

Исегезгә төшерәбез, җырчы сөйгәне белән никахны 2 ел элек - 2021 елның 2 июлендә укыткан иде.

Фото: https://t.me/rishat_fazliakhmetov

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар