Онлайн трансляция

Свернуть

Эльмира Тәтишка: «Ришат белән аерым яшибез, аерым йоклыйбыз»

Эльмира Тәтишка: «Ришат белән аерым яшибез, аерым йоклыйбыз»

https://tnv.ru

07 Июль 2023, 16:28

916

0

Эльмира Тәтишка: «Ришат белән аерым яшибез, аерым йоклыйбыз»

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның хатыны, концерт директоры Эльмира башка бергә яшәмиләр икән. Башта моның турыда берничә көн элек Ришат үзе сөйләгән иде. Кичә Эльмира да сер пәрдәсен ачып җибәрде. Социаль челтәрләрдә ул язылучыларына барысын да төгәл аңлатып, күләмле пост язган.

«Без Ришат белән хәзер бергә түгел. Әллә бер-беребездән арыдык, әллә хисләр суынды. Төгәл әйтүе авыр. Аерым яшибез, аерым йоклыйбыз.

Бүгенге көндә үз вазифаларымны башка кешегә тапшырып йөрим.

Җылы мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык, эт белән мәче кебек аерылмадык. Ришатка рәхмәттән башка бер сүзем дә юк! Ул мине хөрмәт итеп яшәде.
Алда ни буласы Аллаһ кулында!», - дип язып калдырган ул.

Фото: соцсети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар