Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат һәм Алия Төхвәтуллиннар иң истә калган туй бүләген атадылар

Ришат һәм Алия Төхвәтуллиннар иң истә калган туй бүләген атадылар

https://tnv.ru

18 Июль 2023, 17:32

1156

0

Ришат һәм Алия Төхвәтуллиннар иң истә калган туй бүләген атадылар
Июнь аенда бөтен Татарстанга гөрләтеп туйларын уздырган Ришат һәм Алия Төхвәтуллиннар ТНВ сайты хәбәрчесенә туй бүләкләренең иң истә калганнарын атады.

"Бер бүләкне генә аерып әйтәсе килми. Кунакларның һәрбер алып килгән бүләге дә истә калды", - дип әйтте Алия.

"Иң зур бүләк – кунакларның безне хөрмәт итеп килүләре. Бүләкләр арасында кыйммәтлеләре дә, күп игътибар, көч салынганнары да булды. Шуларның берсен төркемдәге егет-кызлар бирде. Алар безнең җырларны грампластинкага яздырып алган. Безнең исемнәр төшерелгән бер линия сабыннар, гельлар бүләк итүчеләр булды. Бик кыйммәтле бүләкләр дә бар иде. Җанын да бирергә әзер дусларыбыз бар безнең", - дип сөйләде Ришат.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар