https://tnv.ru
25 Сентябрь 2023, 15:35
456
0
Көз көне яңа сезонда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында чыгачак «Юллар чатында» сериалы геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Узган атнада текә егет ролен башкарган җырчы Ислам Кәлимуллин белән таныштырган идек. Хәзер инде эстрадабызның популяр артисты Айлин белән интервью тәкъдим итәбез.
«Татар эстрадасында җырчы буларак билгеле булсам да, һөнәрем буенча мин — актриса. Шундый проектларда студент чагымда катнашканым булды. Татарстан кинематографиясе соңгы елларда зур үсеш ала. Бу бик тә куаныч. «Юллар чатында» проектында җитәкчеләр, режиссер, төшерү төркеме алып барган эшләре бик тә ошый. Проектка чакырулары өчен бик рәхмәтлемен, бик тә куандым», — дип сөйләде Айлин.
Айлин сериалда «бизнесвумен» ролен башкарачак.
Исегезгә төшерәбез, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерәчәк «Юллар чатында» сериалына старт бирелде. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
«Юллар чатында» сериалында тамашачыларга бер автозаправка станциясе кысаларында барган вакыйгалар, тормыш хәлләре турында сөйләнәчәк. Ягулык салу станциясе — юллар, кешеләр язмышлары кисешә торган урын. Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга карашы, тормыш «багажы» белән килә һәм һәрберсе үз юлын табарга тели.
Үрнəк саналган заманча ягулык салу станциясенə үзəк офистан Ясминә исемле яңа хезмəткəр җибəрəлəр. Ясминә исə килə-килештəн үзенең моңарчы җитəкчелек игътибарсыз калдырган тəкъдимнəрен тормышка ашырырга тотына һəм тиз арада нəтиҗəгə ирешеп барысына да ни дəрəҗəдə булдыклы икəнлеген исбатларга омтыла. Аның юлында көтелмəгəн бердəнбер киртə - шушында ук официант булып эшләүче элекке мəхəббəте Булат. Сүрелеп бетмəгəн хислəре, җитəкченең кырыслыгы белəн көрəшеп, Ясминә шундый үзгəрешлəр башлап җибəрə ки, аларга ияреп бөтен заправка коллективының һəм килүче клиентларның да тормышлары да көтелмəгəн борылышлар ясый.
Фото: ТНВ
Зәлия Галиева.

Бүлешергә
Комментарии 0