https://tnv.ru
11 Август 2023, 13:34
1186
0

9 август көнне Казанда "Ак Барс" легендасы Данис Зарипов үзенең хушлашу матчын уздырды. Тамашачыларыбыз "Татнефть Арена"да татар эстрадасы җырчысы Рифат Зариповны да күргән. Бер укучыбыздан: "Икесе дә Зарипов, әллә туганнармы икән?" дигән сорау килеп иреште. Без бу сорауны Рифатка бирергә булдык.
"Бу сорауга җавапны минем үземнән дә бик күпләр сорый. Моны бик кешегә сөйләп йөрисе килмәгән иде инде. Әйе, бәлки, туганлык җепләрен берничә гасырдан тикшерсәң килеп чыгадыр, әмма болай юк. Без - дуслар! Күрешкәч, "Зарипов" нихәл дип исәнләшәбез. Менә улым белән бергә үзенең хушлашу тантанасына чакырды. Кан дустым дип ул да, мин дә әйтә алмыйм. Бер мәчеткә йөрибез", - дип сөйләде Рифат ТНВ сайты редакторына.
Фото: соц.сети

Бүлешергә
Комментарии 0