Онлайн трансляция

Свернуть

"Мөнәсәбәтләрне сынау": Алия Төхвәтуллина ире белән эшләү авырмы-юкмы икәнен әйтте

"Мөнәсәбәтләрне сынау": Алия Төхвәтуллина ире белән эшләү авырмы-юкмы икәнен әйтте

https://tnv.ru

11 Август 2023, 14:48

765

0

"Мөнәсәбәтләрне сынау": Алия Төхвәтуллина ире белән эшләү авырмы-юкмы икәнен әйтте
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның хатыны- Алия социаль челтәрдәге үз битендә сөйгәне белән бергә эшләү авырмы-юкмы икәнен әйтте. Әлеге сорау белән Алиянең язылучылары кызыксына.

"Алай авыр дип әйтмәс идем. Эштә төрле вакыт була, үзеңне өйдә кебек түгел, ә эштәге кебек тотарга кирәк. Мин хисле кеше булганга, яраткан кеше синең белән хезмәткәре кебек сөйләшә башласа - авыр. Әмма без бергә күпне күрдек, күпне кичердек. Бу – безнең мөнәсәбәтләрне сынау булды. Кирәк дип тоям икән, иремне һәрвакыт хупларга тырышам. Киресенчә, без янәшә булмаганда, авыр булыр дип уйлыйм", - дип яза җырчы.

Исегезгә төшерәбез, 25 июнь көнне эстрада җырчылары Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина туйларын уздырды.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар