Онлайн трансляция

Свернуть

Италиянең танылган җырчысы Тото Кутуньо вафат

Италиянең танылган җырчысы Тото Кутуньо вафат

https://tnv.ru

23 Август 2023, 09:00

Миландагы Сан-раффаэлода озак авырудан соң 81 яшендә җырчы һәм композитор, Италия эстрадасы ветераны Тото Кутуньо вафат була. Бу хакта ANSA агентлыгы хәбәр итте.

Тото (чын исеме Сальваторе) Кутуньо Россиядә, шулай ук элеккеге Советлар Союзы республикаларында еш була. Бу илләрдә ул зур популярлык казана. Җырчы беренче тапкыр СССРга 1985 елда килә. Ул «Россиядә аны аеруча яраталар һәм һәрвакыт бик теләп көтәләр» дип әйткән була.

Тото барлыгы 20 альбом һәм 300дән артык җыр иҗат иткән.

Фото: peoples.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар