Онлайн трансляция

Свернуть

Марат Яруллин һәм Jony дуэт әзерли?

Марат Яруллин һәм Jony дуэт әзерли?

https://tnv.ru

24 Август 2023, 17:25

474

0

Марат Яруллин һәм Jony дуэт әзерли?
Бүген Марат Яруллин Мәскәү урамнарын ураганда рус эстрадасының популяр артисты Jony белән бергә фото төшкән. Әлеге фотоны социаль челтәрләрдә ошатып та алдылар.

Язылучыларга дуэт идеясе хуш килгән. Күп кенә тамашачылар Марат Яруллин һәм Jony тавышын бер-берсенә туры килә дип саный. Маратның русча җырлары барлыгын да әйтеп узасыбыз килә.

Jonyны 30 август Республика һәм шәһәр көнендә Казанда да күреп булачак. Ул Клава Кока белән бергә чараның хедлайнерлары. Бәйрәмдә Гүзәл Уразова һәм Ришат Төхвәтуллин да чыгыш ясаячак. ТНВ концертны туры трансляциядә күрсәтәчәк.



Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар