Онлайн трансляция

Свернуть

Винарис Илъегет һәм Лилия Хәмитова туй сәяхәтенә планнарын бүлеште

Винарис Илъегет һәм Лилия Хәмитова туй сәяхәтенә планнарын бүлеште

https://tnv.ru

25 Август 2023, 15:55

659

0

Винарис Илъегет һәм Лилия Хәмитова туй сәяхәтенә планнарын бүлеште
Туйлар артта инде, хәзер сәяхәт турында да уйланыр вакыт килеп җитте. ТНВ каналында чыгучы «Сиңа миннән сәлам» тапшыруына килгән Винарис Илъегет һәм Лилия Хәмитовадан туй сәяхәте турында сораштык.

«Безнең андый сәяхәт инде булды. Туй сәфәре дип бөтен кеше көньякка бара, ә без үзебезнең Себергә юл тоттык. Төмән, Тобольск, Астана шәһәрләрендә концертлар куйдык. Бер дигән ял булды, тамашачылар, дуслар каршы алды. Иң мөһиме — ашаттылар», — дип сөйләде Винарис Илъегет.

Лилия Хәмитова сүзләренчә, кайда бару — мөһим түгем. Бергә узган гастрольләр дә сәяхәткә тиң, ди ул.

Винарис һәм Лилия ТНВ сайты хәбәрчесенә сентябрь аенда Кавказга барырга планнары барлыгын әйтте.

26 август 07:00 сәгатьтә «Сиңа миннән сәлам» тапшыруын карарга онытмагыз.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар