Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Ильвина карынындагы баласын югалтуы турында сөйләде

Җырчы Ильвина карынындагы баласын югалтуы турында сөйләде

https://tnv.ru

04 Октябрь 2023, 17:41

896

0

Җырчы Ильвина карынындагы баласын югалтуы турында сөйләде
ТНВ каналында җырчы Ильвина белән «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруы чыгарылышы дөнья күрде. Ильвина тапшыру алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова һәм каналыбыз тамашачылары белән күңелендәге иң авыр сере белән бүлеште. Тапшыруга килер алдыннан җырчы карынындагы баласын югалтуы турында белгән.

«Барысы да әйбәт булачагына бүгенге көнгә кадәр бик ышандым. Проблема алдан ук килеп чыккан иде, мин үз-үземә уколлар кадап, дәваланып, саклап калырга тырышкан идем. Шулай булырга тиеш булган, барысы да алда дип уйлыйм. Кызганыч, бу беренче генә югалтуым түгел инде», — ди Ильвина.

Монда бернинди дә трагедия юк. Минем яктан серлелек булмасын, миңа үпкәләмәсеннәр дә. Хатын-кызларга, тамашачыларга баш имәскә, күңел кайтармаска, могҗизага ышанып яшәргә киңәш итәм», — дип сөйләде Ильвина.





Сезгә ТНВ Татарча YouTube каналында чыккан «Ә син.?» тапшыруын тәкъдим итәбез. Алып баручы Әбри Хәбриев кунагыбыз Гөлназ Асаевага кызыклы һәм көтелмәгән сораулар бирә! Шаяру катыш җитди темаларга сөйләшү булды! Рәхим итеп карагыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар