Онлайн трансляция

Свернуть

Фердинанд Сәлахов: "Хәзерге парлылар сәнгать бакчасына бөтенләй кермиләр"

Фердинанд Сәлахов: "Хәзерге парлылар сәнгать бакчасына бөтенләй кермиләр"

https://tnv.ru

06 Октябрь 2023, 11:35

407

0

Фердинанд Сәлахов: "Хәзерге парлылар сәнгать бакчасына бөтенләй кермиләр"
ТНВ каналында чыгучы «Таяну ноктасы» тапшыруында парлы гаиләләр, дуэтлар турында фикер алыштык. Кара-каршы җырлау татар халкында бик күптән булса да, гаилә дуэтлары хәзерге вакытта бихисап күп. Бу эстраданың дәрәҗәсен төшермиме? Мәхәббәт кенә дуэт өчен җитәме, әллә инде тавыш та туры килергә тиешме?

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов хәзерге һәм алдыгы буын дуэт булып җырлаучы артистларны чагыштырып карады.

«Алдан дуэтлар халык җырларын, классиканы җырлаганнар. Хәзерге парлылар сәхнәдә «тамадуют», сәнгать бакчасына бөтенләй кермиләр. Аларга дискотека, халыкны сикертү кирәк. Телевидениеда бу проблеманың күтәрелүе бик әйбәт», — дип сөйләде Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар