Онлайн трансляция

Свернуть

Булат Бәйрәмов: "Салават абый безгә шуны өйрәтте..."

Булат Бәйрәмов: "Салават абый безгә шуны өйрәтте..."

https://tnv.ru

06 Октябрь 2023, 17:23

522

0

Булат Бәйрәмов: "Салават абый безгә шуны өйрәтте..."
Иртәгә ТНВ Татарча YouTube каналында гаиләле дуэт Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов катнашында «Җыр Пеш» тапшыруының яңа сезоны башланачак. Кунакка килгән артистлар Салават Фәтхетдинов клибына охшаш кызыклы очракны искә төшерде.

«Салават абый бик күп кешегә, шул исәптән безгә дә, зур үрнәк күрсәтте — юлда туктатсалар, кассета биреп кенә дә котылып була. Безнең дә алай эшләгән булды, кайвакыт. Татар егете булса, булыша иде. Әле менә соңгы туктатканда да диск сорап яталар. Нинди диск инде, хәзер флешкалар заманы бит», — дип сөйләде Булат Бәйрәмов.

Тапшыруны иртәгә күрә аласыз. Әлегә «Җыр Пеш"нең беренче сезонын искә төшереп чыгыгыз.






Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар