https://tnv.ru
07 Октябрь 2023, 18:42
1174
0

Бүген ТНВ каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Кунагыбыз татар эстрадасының популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова эше, балалары һәм Руслан Кираметдинов белән аерылышу вакытларын искә төшерде.
Ильмира Камил улын һәм Ясминә кызын үстерә. Җырчы өченче бала алып кайту теләге булуын да әйтте.
«Өченче бала алып кайтасым килә, әлбәттә, аның өчен генә кияүгә чыкмыйм. Миңа әле 31 генә яшь», — дип сөйләде Нәгыймова.
Тиздән тапшыру безнең социаль челтәрләрдә дә чыгачак. Әлегә сезгә «Җыр пеш» дип аталган баттл шоуны тәкъдим итәбез. Яңа сезонда Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов көч сынашты.

Бүлешергә
Комментарии 0