Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Төхвәтуллин: "Талантларга дефицит барлыкка килде"

Ришат Төхвәтуллин: "Талантларга дефицит барлыкка килде"

https://tnv.ru

11 Октябрь 2023, 13:41

305

0

Ришат Төхвәтуллин: "Талантларга дефицит барлыкка килде"
Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин иҗади төркемдә эшләр өчен артистлар табуы авырлашуын сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйткән.

«Үземнең төркемдә биючеләр сирәгәйде. Яшь биючеләр, нигездә, шәһәрдә, күпчелегенең гастрольләргә чыгасы килми. Талантларга дефицит барлыкка килде. Казанда профессионал да, буе да булган, яшь тә, гастрольләргә чыгарга теләгән артистлар сирәк. Без фестивальләрдә катнашкан артистларга күз салабыз», — диде ул Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгенең гала-концертына багышланган матбугат очрашуында.

Фото: Татар-информ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар