Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән Менделеевскида концерт куйган

Ильмира Нәгыймова махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән Менделеевскида концерт куйган

https://tnv.ru

12 Октябрь 2023, 13:00

Менделеевск шәһәренең Гассар Мәдәният йортында танылган җырчы, татар эстрадасы йолдызы Ильмира Нәгыймованың концерты булды. Район хакимияте мобилизацияләнүче хәрбиләрнең гаиләләренә концертка 100 билет биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Менделеевск районы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

«Мондый авыр вакытта янәшә булу гына түгел, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарының кәефен күтәрү дә мөһим», — дип искәрткән район башлыгы Радмир Беляев.

Ильмира Менделеевск районының Ижевка авылында туып үскән.



Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар