Онлайн трансляция

Свернуть

Руслан Кираметдинов: "Күңел тулганда машинага утырып елаган вакытлар да булды"

Руслан Кираметдинов: "Күңел тулганда машинага утырып елаган вакытлар да булды"

https://tnv.ru

18 Октябрь 2023, 13:35

491

0

Руслан Кираметдинов: "Күңел тулганда машинага утырып елаган вакытлар да булды"
Күңел тулганда һәр кеше дә елый ала! Мондый фикерне ТНВның социаль челтәрләрендә чыга башлаган «Ә син.?» дип аталган яңа проектта Татарстанның популяр җырчысы Руслан Кираметдинов әйтте.

«Күңел тулган очраклар да машинага утырып елаган очраклар да булды. Бөтен ир-ат та елый, без аны күрсәтмибез генә. Кеше күрмәгән җирдә күз яше дә тамып алырга мөмкин, без дә бит тимер түгел, җан бар. Мин гадел кеше, дөреслекне яратам. Тормышта алдаулар да булды, кайвакытта шуларны уйлап күңел тулган очраклар да була. Мин дөреслек барыбер ачыкланыр дип уйлыйм», — дип сөйләде җырчы «Ә син.?» дип аталган интернет проектта.

Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар