https://tnv.ru
30 Октябрь 2023, 09:16
447
0

ТНВ Татарча YouTube каналында «Ә син??? шоуының чираттагы чыгарылышы булды. Мәртәбәле кунагыбыз — Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов.
Тамашачыларыбыз өченче турны бик яратып карый. Анда без кунагыбызга бик тәмле «десерт» әзерләп куябыз. Кунаклар аны ашамаска да мөмкин, әмма кара картон кисәге астында яшерелеп куйган сорауга җавап бирергә тиешләр.
Озак уйланып торганнан соң, Раяз сорауга җавап бирергә уйлады. Соравыбыз мондый иде: «Синең фикереңчә, татар эстрадасында түбән дәрәҗәдәге пиар ясаган артистлар кем ул? «иде.
«Бу тема минең күңелне кайната торган әйберләрнең берсе. Мин эстраданың ул үзенчәлекләрен яратып бетермим. Концертларыма күбрәк кеше йөрсен дип, жәлләтеп яки кара пиар белән кешеләрне җәлеп итмәс идем. Мәсәлән, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм «Тәтишка» (Эльмира). Без аерылдык дип күтәрделәр дә, аларны Фирдүс Тямаев дуслаштырып куйды. Миңа калса бу түбән дәрәҗәдәге пиар. Шоу-бизнеста өйдәгене тышка чыгару очраклары күп. Аның кайбере чын дәрәҗә дә булды, пиар түгел иде. Мин Ришатны җырчы буларак хөрмәт итәм, әмма бу кыланмышлары миңа ошамады. Бу минем фикерем, мин аны курыкмыйча әйтәм», — дип сөйләде Раяз.
Җырчы фикеренче, элек мондый очрак Элвин Грейның Гүзәл Уразова, Салават Фәтхетдинов белән тарткалашкан вакытларда булган.
Безнең «десерт"ның нәрсә булганын тулы тапшыруны карап белә аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0