https://tnv.ru
30 Октябрь 2023, 13:34
ТНВ Татарча YouTube каналында «Ә син.?» шоуының чираттагы чыгарылышы булды. Мәртәбәле кунагыбыз — Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов.
Җырчы Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән танышу тарихын сөйләде. Аның фикеренчә, Салават Фәтхетдиновның башкаларга карата йогынтысы бик көчле.
«Салават абый белән еш күрешергә ярамый. Аның йогынтысы бик көчле. Ул бергә утырганда дүрт-биш кешене, гомумән, меңләгән кешене үзенә җәлеп итә ала. Андый кешеләр берничә генә ул, берсе — Фирдүс Тямаев», — дип сөйләде Раяз Фасыйхов.
«Без Салават абый белән аралашырбыз дип уйладык микән. Арчадан электричка белән килеп, Камал театры сәхнәсендә баскычларга утырып карый идек. Ә ул бит миңа үзе шалтыртты. «Сәлам, Салават абыең әле бу!», — диде. Артист сүзләренчә, Салават Фәтхетдинов аннан җыр башкарырга рөхсәт сорап шалтырткан. Шунда ук мэтр үзенең концертларында җырларга чакыра. Шулай итеп алар гаилә дусларына да әйләнеп киткән.
Тулырак «Ә син.?» тапшыруында карый аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0