https://tnv.ru
07 Ноябрь 2023, 15:58
ТНВ каналында чыгучы «Гаилә учагы» тапшыруы төшерү төркеме җырчы Рифат Зарипов гаиләсе йортында кунакта булып кайтты.
Рифат һәм Диләрә гаиләсе безне җылы каршы алды. Гаиләдәге дуслык, бер-береңә ышану ерактан ук күренеп тора. Шулай да без көнләшү турында сорамыйча уза алмадык.
Беренче булып Диләрә җавап бирде: «Көнләшмичә дә булмый, алайса яратмаган кебек килеп чыга. Хәзер инде көнләшмим».
«Диләрә миңа көнләшерлек сәбәп бирмәде. Очрашып йөргән кызлар күп булды ул. Әле Диләрә безнең төркемдә бии башлаганда да башка кыз белән очрашып йөри идем. Бер-ике ай нинди бүләкләр алыйм икән дип киңәшләшеп тә йөрдем. Ул кызлар барысы да төшеп калдылар, сайлаган кеше берәү була. Диләрә миңа киңәшче дә, ярдәмче дә, әни кебек тә. Әни-әни инде ул, әмма аның җылылыгы, пешергән ризыгы — барысы да миңа шулай тоела», — дип сөйләде Рифат.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0