https://tnv.ru
08 Ноябрь 2023, 15:40
317
0

ТНВ каналында чыгучы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Татарстанның халык артисты Вадим Захаров булды. Вадим күптән түгел генә әнисен югалтты. Аңа бу югалту бик авыр бирелгән, әнисе әле дә төшләренә керә икән.
«Әни бүген дә минем янда сыман. Төшкә дә еш керә. Берсендә «Улым, мин сине саклап йөртәм», диде һәм уянып киттем. Ап-ак тешле, озын чәчле, 35 яшьлек матур вакытында төшкә керә. Үзенең яраткан киемнәре бар иде, шуларны кия. Без киемнәрне яктык инде. Берничәне истәлеккә дип калдырган идек, берничә тапкыр шуларга ачуланып кергән кебек булды. Аларын да яктык. Бик авыр әйбер. Бу сагыш мин үзем киткәнче бергә барачак», — дип сөйләде Вадим «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында.

Бүлешергә
Комментарии 0