https://tnv.ru
05 Декабрь 2023, 13:08
777
0

Татар эстрадасы җырчысы Илнат Фәрхуллин белән күңелсез хәл килеп чыккан иде. Ул өстенә кайнап чыккан су төшереп, өченче дәрәҗәдә пешү алган иде. Үзенең хәле турында ул социаль челтәрләрдә язып чыкты.
"Авыртуны баса торган уколлар инде ясамыйлар, 6:00 дан 12:00 сәгатькә кадәр система алам. Иң мөһиме палатада үзем генә, чөнки ярым шәрә ятарга туры килә. Суланып пешкән урыннар тишелеп кибә башлады", - дип яза Илнат.
Җырчы сүзләренчә, тамашачы борчылып, хәл сорап тора. Әмма бу хәлнең бары тик пиар өчен булган дип язучылар да бар икән.
"Имеш мин исерек булган, яки пиар ясау өчен шулай эшләгәнмен. Пиар ясау өчен кеше өстенә кайнап торган су түкми инде! Бу очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Һәркемнең үз фикере, дөрес дип тапсалар язсыннар. Минем белән булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Тиздән аякка басармын, Аллаһ боерса! Яратам сезне, - дип яза җырчы үзенең Вконтакте төркемендә.
Фото: Вконтакте

Бүлешергә
Комментарии 0